Кичә Татарстан Республикасы Милли музеенда Кәрим Тинчуринның 130 еллыгына багышланган «Сүнмәс йолдыз» күргәзмәсе ачылды.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кәрим Тинчуринга бәйле документлар киләчәктә дә табылачак әле, дип саный Салих Сәйдәшев музее директоры, Кәрим Тинчуринның 130 еллыгына багышланган “Сүнмәс йолдыз” күргәзмәсенең концепция авторы Эльмира Низаметдинова.
“Мин һәрвакыт әйтәм, гаиләдә ниндидер кадерле ядкарь, документ саклана икән, аны әле оныклар саклар да, бәлки, ә аларның балалары чыгарып ташларга мөмкин. Моңа, әнә, чүплеккә ташланган Орлова белән Александров архивы мисал булып тора”.