Шул уңайдан музейда тантаналы чаралар уздырыла
1-5 апрель көннәрендә ТР Милли музеенда аның 120 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узачак.
5 көн дәвамында музейда “Бүләк итү” акциясе бара. 5 апрель (якшәмбе) көнне исә Ачык ишекләр көне уздыру планлаштырыла. Ул көнне музейга керү — бушлай. Иртәнге 10 нан кичке 6 га кадәр музейга килүчеләр өчен күргәзмәләр буенча экскурсияләр оештырылачак, ә сәгать 10нан 5 кә кадәр “Җанланучы экспозицияләр”не тамаша кылырга мөмкин булачак. Көн дәвамында кул эшләре буенча мастер-класслар уздыру ниятләнә. Алар арасында челтәр бәйләү, чүлмәк ясау, күн мозаикалар һәм күн эшләнмәләре, сәйләнләп үрү, алтын җепләр белән чигү һ.б. бар.
Бәйрәм кунаклары “Музей коллекцияләре калейдоскобы”нда музейның раритеты белән таныштыручы фонд ядкарьләрен күрә алачак.
Тамашачыларны борынгы китаплар һәм акчалар дөньясына сәяхәт көтә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә читтә калмаячак. Алар өчен махсус “Ике вакыт торагы” укулары узачак, анда тактиль экспонатларны файдалану да күздә тотыла.
Музейның ишегалдында “Витязь” хәрби-тарихи клубы катнашучылары рус һәм немец сугышлары хакында сөйлиячәк, “фехтование тарихы” быел 1242 елның 5 апрелендә булган Боздагы сугышка багышланачак. “Демисеркль” студиясендә тәрбияләнүчеләр урта гасыр кирәк-яраклары һәм кораллары белән фехтование техникасын күрсәтәчәк.