1-5 апрель көннәрендә ТР Милли музее казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын традицион уздырыла торган “Бүләк итү көннәре” акциясендә катнашырга чакыра. Чара, музейның юбилее уңаеннан, үткәрелә (музей 1895 елның 5 апрелендә ачылган).

“Бүләк итү көннәре” акциясе анда катнашучыларга мәдәни мирас һәм йолаларны саклап калуга үз өлешләрен кертү, тарихка кереп калу, Милли музейның Мактау китабына үз исемнәрен яздыру мөмкинлеге бирә.

Музей үз тупланмаларын баету, тулыландыруда катнашырга теләүчеләрдән түбәндәге әйберләрне кабул итә:

— сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләренең шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, хатлары һәм документлары; Бөек Ватан сугышы елларында Казанда уздырылган чараларның һәм спектакльләрнең афишалары; төрле елларда Җиңү көнен бәйрәм итү фоторәсемнәре;

-​ Татарстан шагыйрьләре һәм язучыларының шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары, төрле чорларның һәм хәзерге китап нәшриятларының китаплары;

-​ XIX гасыр ахыры – XX гасырдагы бакчалар, парк, скверлар сурәтләнгән открыткалар.