ТР Милли музее чираттагы тапкыр “Моабит дәфтәрләре”н тәкъдим итте.

Бүген ТР Милли музеенда − “Төп нөсхә көне”, һәм шул уңайдан, музейга килүче тамашачылар, һәр елдагыча, бары бүген – Муса Җәлилнең туган көнендә генә шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәләрен күрә алды.

Тантаналы чарада Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым да катнашты.

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” ТР Милли музеена моннан 50 ел элек, төгәлрәге, 1966 елның 16 мартында тапшырылган. Төрмәдән кайтарылган 2 дәфтәрдә барлыгы 93 шигырь урын алган, аларның 19ы кабатлап бирелгән.