Кунаклар кайнар коймактан һәм чәйдән дә авыз итә алачак

16 – 20 февраль көннәрендә ТР Милли музеенда Кышны озату (Масленица) бәйрәме уздырыла.

Билгеле булганча, Масленица − славян халыкларының борынгыдан ук яраткан язгы бәйрәмнәренең берсе. Кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен бу халыклар зурлап уздыра.

Бу көннәрне бәйрәмгә килүче музей кунакларына кызыклы программа әзерләнә. Монда кышны озатуның тарихы, гореф-гадәтләре белән танышырга мөмкин булачак. Бәйрәм атнасының һәр көне ничек атала, бу көннәр нинди сынамышлар белән бәйле һ.б. белергә мөмкин була.

ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тамашачылар өчен бәйгеләр, күңелле уеннар да оештырылачак. Моннан тыш, кунаклар кайнар коймактан һәм чәйдән дә авыз итә алачак.

Чара заявкалар буенча үткәрелә, моның өчен 292-89-84 номерлы телефон аша алдан язылырга кирәк.