Аның кысаларында интерактив музей дәресләре, экскурсияләр, лекцияләр уздырылачак.

2-8 ноябрь көннәрендә укучыларның көзге каникуллары вакытында ТР Милли музее һәм филиаллары балалар өчен “Ура! Бездә каникуллар!” традицион программасын тәкъдим итәргә ниятли.

Акция кысаларында интерактив музей дәресләре, экскурсияләр, лекцияләр уздырылачак. Төбәкнең хәрби үсеше, тарихы белән кызыксынучылар өчен “Борынгы заман сугышчылары” дигән музей дәресе уздырылачак. Анда төрле сугыш кораллары белән танышып, аларның үзенчәлекләре, борынгы заманнарда сугышчылар тарафыннан ничек файдаланулары хакында белергә мөмкин.

Милли музейда “Хәзинәләр эзләгәндә” квест-уены ярдәмендә төрле экспозицияләр буенча сәяхәт оештырылачак. Музей буенча борынгы хәзинәләрне эзләү мавыктыргыч уен формасында үтә. Уен Кунак йортында янгын вакытында үз хәзинәләрен бинаның бер бүлмәсендә яшергән бай сәүдәгәр турындагы риваятькә нигезләнеп оештырылган. Әмма яшерелгән байлыкларның сере бары тик күп белүчеләргә һәм эрудитларга гына ачылачак.