Аның кысаларында музей дәресләре, экскурсияләр, интерактив лекцияләр һәм мавыктыргыч уеннар узачак

Язгы каникуллар вакытында ТР Милли музее укучылар һәм укытучылар өчен “Музей мозаикасы” дип аталган программа әзерли. 23- 29 мартта кадәр музей дәресләре, экскурсияләр, интерактив лекцияләр һәм мавыктыргыч уеннар узачак.

Һәр чара барышында укучылар үзләре өчен кызыклы яңалыклар ала, иң мөһиме, бик сирәк очрый торган экспонатлар, коллекцияләр һәм халык гореф-гадәтләре белән танышып булачак.

Яшүсмерләрне элеккеге чор дөньясына мавыктыргыч сәяхәт көтә. Һәр көнне сәгать 10.00, 12.00, 14.00 да барлык мәктәп балалары уникаль интерактив праграммада катнашып, үзләрен сынап карый алачак.