Бөтенроссия акциясе кысаларында ел саен оештыра торган мәдәни чара “Сәнгать берләштерә” шигаре белән үтәчәк.

3 ноябрьдә ТР Милли музеенда “Сәнгать төне” уздырыла. Бу көнне музей сәгать 10.00 дән 22.00 гә кадәр эшләячәк. Бөтенроссия акциясе кысаларында ел саен оештыра торган мәдәни чара “Сәнгать берләштерә” шигаре белән үтәчәк.

Акция кысаларында Н.М. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучылары күн сәнгате буенча “Милли бизәкләр” исемле мастер-класс тәкъдим итәр дип ниятләнә. Шулай ук Милә Нуруллинаның “Россия чәчәкләре” мастер-классында катнашу да мөмкин булачак.

Сәгать 14.00 дә татар шигъриятен сөючеләр Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулуга багышланган Әдәби салон утырышына чакырыла.