Яр Чаллы шәһәре сәнәгать туризмы үзәге булыр дип карала.

ТР Милли музее «Татарстан музейлары язы» акциясе кысаларында ел саен туристлар өчен төрледән-төрле маршрутлар оештыра. Быел ул Татарстан шәһәрләре арасындада яшәүчеләр саны һәм әһәмияте буенча икенче урында торган Яр Чаллыга булып, аны журналистлар сынап кайтты. Шәһәрнең архитектур узенчәлеге, тарихы, йөк машиналары җитештерелгән КАМАЗ автомобиль заводы кызыксыну уятырлык.