Киләчәктә бу төр экскурсияләрне музейга килүчеләр өчен дә оештыру күздә тотыла.

Бүген Татарстанның әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен ТР Милли музееның саклаулыгына экскурсия оештырылды.

Әлеге музей генераль директорының фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча  урынбасары Светлана Измайлова сүзләренчә, саклаулыкта Татарстанның милли мирасы, республика музей фондының яртысыннан күбрәк өлеше саклана. “Без биредә татар халкы тарихы буенча иң зур коллекция тәкъдим ителүе белән горурланабыз, бу – безнең музей тупланмасының мөһим өлешләреннән берсе. Без яңа проект әзерләдек, ул музей фонды белән таныштырудан гыйбарәт. ТР Милли музее “йөрәге”нә ММЧ вәкилләрен беренче тапкыр кертүебез, – дип билгеләп узды ул. Аның сүзләренә караганда, саклаулыкта хәтта музейда эшләүче кайбер фәнни хезмәткәрләр дә булмаган.