Бүген Татарстан Милли музее фонды татарның атаклы драматургы, үзе исән чагында ук классик язучыбыз дәрәҗәсенә ирешкән әдибебез Туфан Миңнуллинның шәхси әйберләре белән баетылды. Тарихи ядкәрләрне музейханагә Туфан Миңнуллинның кызы – Әлфия ханым Миңнуллина-Юнысова тапшырды.
Мәгълүм булганча шушы көннәрдә Татарстан Милли музеенда“Бүләк итү көннәре” хәйрия акциясе бара. 1-5 апрельдә уза торган акция күптән инде күркәм традициягә әверелде.
“Бүләк итү көннәре” чарасында катнашкан, гореф-гадәтләрне һәм мәдәни мирасны саклауга үз өлешен керткәннәр Милли музееның “Бүләк итүчеләр” китабына кертелә, шул рәвешле тарихта үз исемен калдыра ала, ди проект авторлары.