“Тукай мәйданы” метро станциясендә Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча ясалган акварельләр урын алды. Рәсемнәрнең авторы — Бакый Урманче.

“Тукайның тылсымлы урманы” дип аталган проект Татарстан Милли музее, Мәдәният министрлыгы һәм “Метроэлектротранс” оешмасы, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында тәкъдим ителә.

Күргәзмәнең үзенчәлеге дә шунда: бу рәсемнәр әлеге көнгә кадәр тулысынча бер тапкыр да киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәгән.