Тукай әдәби музеенда онытылмаслык кичә узды. Ул татар дөньясында җуелмас эз калдырган, милләт, мәдәният өчен янып яшәгән ике күренекле шәхес хөрмәтенә оештырылды. Аның берсе әдәбиятыбызның йөзек кашы Габдулла Тукай булса, икенчесе бөек татар композиторы Нәҗип Җиһанов.

Татар халкының бөек уллары тууларына 135 һәм 110 ел уңаеннан, «Quaternion» квартеты эчтәлекле дә, шул ук вакытта күңел кылларын да тибрәтердәй концерт куйды. Кичә Тукай әдәби музеенда утүдән файдаланып, кечкенә генә экскурсия дә узды. Аны Нәҗип Җиһановның оныгы үзе алып барды. Г.Тукайга кагылышлы истәлекләр, экспонатлар белән генә таныштырып калмыйча, бөек шагыйрьнең иҗаты бабасы тормышында нинди зур роль уйнаганын да җентекләп сөйләде ул.