Бүген Г.Тукай әдәби музеенда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә, халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу булып узды.
Очрашуда язучылар Рафис Корбан, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, рәссам Ирина Колмогорцева, кино режиссеры Илдар Матуров, ветеран Харис хәзрәт Салихҗан, балет биючеләре Кристина Андреева, Михаил Тимаев килгән иде.
Мәгълүм булганча, музей һәр ел саен Г.Тукай бүләгенә кандидат булган шәхесләр белән очрашулар оештыра. Биредә алар музей кунакларын үз иҗатлары һәм шагыйрьгә булган хис-тойгыларын җиткерә. 2015 елда Г.Тукай ТР Дәүләт бүләгенә дәгъва кылучылар исемлеге биредә.
Быелгы кандидатларны барлау башка елларга караганда шактый катлаулырак булды кебек, чөнки исемлек Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында көттереп кенә урнаштырылды. Күпләрегез игътибар иткәндер, кандидатлар арасында быел 4 каләм әһеле бар. Быел кино режиссеры да үзен сынап карарга ниятләгән. Татар киносы артык куандырмаса да, премия алуда бу мөһим түгел, дип уйлаганнардыр, күрәсең. Очрашу барышында иң күп тәнкыйть утына тотылганы да режиссер Илдар Матуров булды. Татар мохите хөкем сөргән Тукай әдәби музеенда режиссерның чыгышы рус телендә барды. Залга җыелган халык өчен бу күренеш бик үк ошап бетмәде. Шулай да республикабызда аякланып килүче кино сәнгатенә игътибар итүне хуплаучылар да булды.