Бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан Габдулла тукай музеенда Габдулла Тукай – яшьләр карашы дип исемләнгән яшь рәссамнар күргәзмәсе оештырылды.

Шагыйрь Габдулла Тукайның бөеклеген шигырьләр, җырлар аша гына түгел, хәтта рәсем аша да җиткерелә. Шул уңайдан татар халкының мәдәниятына тугры калган яшь рәссамнарның эшләре тәкъдим ителде.