12 апрель – Космонавтика көне. Шул уңайдан Бөгелмә районының “Туган якны өйрәнү” музее методисты Гөлчәчәк Гарипова якташлары – космонавтлар Анатолий Воронов һәм Сергей Рыжиков турында сөйли. Тапшыруда Бөек Ватан сугышы ветераны Мирзанур Кәрамов белән моннан берничә ел элек язып алынган әңгәмә файдаланыла, әңгәмәдәш үзләренең гаиләсендә СССРның беренче космонавты Юрий Гагарин булуы турында сөйли. Тапшыруда шулай ук Казан федераль университеты профессоры Рафаэль Вәлиев обсерваториянең космонавтикага керткән өлеше турында сөйли, тыңлаучылар сорауларына җаваплар бирә.