«Уңган халкымның остакуллары: татар халык һөнәрләре” дип аталган күргәзмәдә татар халкының борынгыдан килгән һөнәр үрнәкләре белән танышырга мөмкин. Татарстан Милли музеенда урын алган әлеге экспозиция — Россиядә Мәдәният елы уңаеннан оештырылган.

Без остакулларга элек-электән бай булган. Татарлар арасында һөнәрчелекнең үсешенә географик җирлек, җир азлыгы һәм иген уңмау, ислам диненең таралуы, мөселман һәм көнчыгыш традицияләре, Идел буендагы башка халыклар белән тыгыз этник һәм мәдәни бәйләнешләр йогынты ясаган.

Зәркәнчәлек һәм укалап чигү, күн мозаика, элмә һәм кыстырып тукучылык, агачтан ую һәм киез басу гасырлар дәвамында татар милләтенең төп һөнәрләре булып торган. “Ата-бабаларыбыздан күчеп килгән традицияләрне яктырткан һәм узган гасыр осталары тарафыннан башкарылган эшләнмәләр киләчәккә үзләренең оригинальлеге һәм киң кулланылышы белән танылып, башка төрле һөнәрләрнең үсешенә юл ярган”, — ди Милли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина.