Татарстанның Балтач районы Чепья авылында урнашкан «Халыклар дуслыгы» музее  Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә абруйлы ядкарханәләрдән санала. Аның алыштыргысыз җитәкчесе, СССРның халык мәгәрифе отличнигы, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены иясе, Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевне белмәгәннәр сирәктер. Әлеге музей дөньяның төрле почмакларыннан елына 15 меңнән артык кеше кабул итә икән.

Гарифҗан Галиев җитәкләгән  “Халыклар дуслыгы” музеендагы экспонатлар белән танышырга бүген инде дөньяның төрле илләреннән-төбәкләреннән киләләр. 26 чит илдән  кунаклар кабул иткән алар. Биредә  22 меңнән артык экспонат исәпләнә.