“Татарстанда музейлы яз–2016” музейлар бәйрәмендә Татарстанның Милли музее Чаллы шәһәренә яңа туристик маршрут ачты. Чаллының шәһәр тарихы һәм туган якны өйрәнү музее белән берлектә оештырылган тәүге сәяхәткә журналистларны да чакырдылар.

Татарстанда музейлар язы акциясе өченче ел рәттән оештырыла. Шул уңайдан, яз саен Милли музей хезмәткәрләре республиканың тарихи әһәмияткә ия урыннарына яңа туристик маршрутлар ача. Үткән елларда, мәсәлән, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай эзләре буйлап Әтнә-Арча районнарына, һөнәрчелек-җиңел сәнәгать үзәге булган Кукмара районына туристик маршрутлар тәкъдим ителгән иде. Милли музейның күргәзмәләр эшчәнлеге бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Фалалеева сүзләренчә, Татарстанда Тукай эзләре буйлап сәяхәт җирле халыкта да, читтән килгән туристларда да аеруча зур кызыксыну уяткан, һаман саен музейның экскурсияләр бүлегенә мөрәҗәгать итәләр икән.