Татарстан Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова әнә шундый фикердә. Ул аны музейга килүчеләрдән чыгып әйтә. Авылдан килгән кеше музейга килмичә кайтып китми, ди җитәкче. Шәһәрнеке исә нинди музейлар барлыгын һәм аларның кайда урнашканын да белмәскә мөмкин. Димәк, авыл кешесе киләчәкне кайгыртучан, алдан күрүчән һәм зыялырак булып чыга…