«Музейларыбызга кеше җәлеп итү өчен, биибез дә, җырлыйбыз да», — ди Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.

Бүген Татарстан Милли музеенда  Гыйльми Советның киңәйтелгән  утырышы булып узды. Халыкны музейга китерү, тарих белән таныштыру алымнарының төрлесен файдаланабыз, дип белдерде бүген Милли музейның Гыйльми Совет утырышында генераль директор Гөлчәчәк Нәҗипова. «Замана яшьләренә патриотик тәрбия бирүдә дә музей зур әһәмияткә ия. Үз тарихын белмәгән яшьләр ватанны берничек тә ярата алмый. Кайчандыр музей хезмәткәрләре экскурсияләр уздыру, экспозиция проектлары эшләү белән генә шөгыльләнгән булса, замана шартларында без бөтен мөмкин булган ысулларны кулланабыз. Биергә, җырларга да туры килә…»