Яңа Чишмә районының Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймовны авылдашлары котлады.

Яңа Чишмә районының Зирекле авылында гомер итүче музей директоры Мидхәт Газыймовка быел 75 яшь тулды. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләре юбилярны олуг бәйрәме белән котлап кайттылар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә  Татарстан Милли музееның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итә.
Мидхәт Газыймов — гомерен музей эшенә, халкына багышлаган шәхес. Ул — 36 китап, күпсанлы мәкаләләр авторы. Авыл тарихын, аның легенда-риваятьләрен, географик атамалырын, бәетләрен бөртекләп җыйган кеше. Авылдашларының эшчәнлеге, талантлы шәхесләре белән республика халкын да таныштырып барырга тырыша ул. Авылдашлары арасында Музей бабай исеме яулаган Мидхәт Газыймовның юбилее Зирекле авыл мәктәбендә узды.