9 февраля 2017 года в 16.00 в Национальном музее РТ состоится заседание Литературного салона, посвященное творчеству народного поэта Татарстана, лауреата премии имени Г. Тукая Разиля Валеева.

Он является одним из наиболее разносторонних писателей – пишет в различных жанрах: поэзии, прозе, драматургии, публицистике, но, прежде всего, он лирический поэт, поэт-песенник. За повесть «Жить хочется» и популярные песни Разиль Валеев был удостоен премии им. Мусы Джалиля (1982), а за произведения для детей – премии им. Абдуллы Алиша (1990).

Разиль Валеев успешно работает в области художественного перевода. Он перевел на татарский язык более сотен сказок народов мира, а также повести «Собака Баскервилей» Конана Дойля, «Маугли» Р. Киплинга, «Маленький принц» А. Экзюпери и многие другие.

Писатель известен также своей активной общественно-политической деятельностью и гражданской позицией. С 1990 года он работает в Государственном Совете РТ, является академиком Академии гуманитарных наук РФ, первым заместителем президента Всемирного конгресса татар, вице-президентом Татарского ПЕН-центра, членом коллегии Министерства культуры РТ.

Многие годы Разиль Валеев сотрудничает с Национальным музеем РТ: участвует в работе Ученого Совета, обсуждении новых экспозиций литературных музеев.

Участниками заседания Литературного салона станут И.Р. Тагиров, доктор исторических наук; Р.Г. Галимуллин, доктор филологических наук; Д.Ф. Загидуллина, доктор филологических наук; Ф.Ш. Сафиуллин, политик, общественный деятель; М. Галиев, поэт, лауреат Тукаевской премии;Г. Мурат, поэт, лауреат премии им. Г. Тукая; Р. Зайдулла, поэт, лауреат премии им. Г. Тукая; В. Имамов, писатель, лауреат премии им. Г. Тукая, главный редактор газеты «Мэдэни жомга»; А. Хамзин, артист, земляк Р. Валеева; Р. Мухаметшин, поэт, лауреат премии им. М. Джалиля: народные артисты РТ Р. Маликов, З. Сахабеева, Р. Сахабеев.

Отдел истории и культуры Татарстана НМ РТ: (843) 292-30-95

Редакционно-издательский отдел – пресс-служба НМ РТ: (843) 292-32-18

Яшисе килә”

2017 елның 9 февралендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Әдәби салонның чираттагы утырышы үткәрелә. Әдәби салон татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007) Разил Вәлиев иҗатына багышлана.

Разил Вәлиев проза, поэзия, драматургия, публицистика жанрларында иҗат итүче, әмма иң беренче чиратта ул – лирик шагыйрь, күп кенә җырлар авторы. Әдипнең «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге тапшырыла, ә балалар өчен язылган әсәрләре өчен 1990 елда Абдулла Алиш исемендәге премиягә лаек була.

Разил Вәлиев әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы гына эшләп килә. Ул татар теленә йөзләгән халык әкиятләрен, шулай ук, Конан Дойльның “Баскервильләр эте”, Редьярд Киплингның “Маугли”, Антуан де Сент-Экзепериның “Нәни принц” һәм башка күп кенә повестьләрне татар теленә тәрҗемә иткән.

Язучы җәмәгать эшлеклесе буларак та танылган. 1990 елдан алып Разил Вәлиев ТР Дәүләт советында эшли, Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрефле академигы, Бөтендөнья татар конгресы президентының беренче урынбасары, Татарстан ПЕН-үзәгенең вице-президенты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы.

Разил Вәлиев Татарстан Республикасы Милли музее белән дә күп еллардан бирле хезмәттәшлек итә: Гыйльми совет утырышы эшчәгнлегендә актив катнаша, әдәби музейларның яңа экспозицияләрен төзү буенча үзенең төпле киңәшләрен бирә, музей фондларын баетуга да үзеннән зур өлеш кертә.

Әдәби салонның утырышында тарих фәннәре докторы И.Р. Таһиров; филология фәннәре докторы Р.Г. Галимуллин; филология фәннәре докторы Д.Ф. Заһидуллина; сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Ф.Ш. Сәфиуллин, “Мәдәни Җомга” газетасы мөхәррире, язучы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты В.Имамов катнашачак. Танылган шагыйрьләр М.Галиев, Г.Морат, Р.Зәйдулла, Р.Мөхәммәтшин Әдәби салон кунаклары. Р.Маликов, З.Сәхәбиева, Р.Сәхәбиев кебек күренекле Татарстан Республикасы халык артистлары башкаруындагы җырлары белән үрелеп барачак.

Кичәгә рәхим итегез!

ТР Милли музееның Татарстан тарихы һәм мәдәнияты бүлеге: +(843) 292-30-95

ТР Милли музееның матбугат үзәге: +(843) 292-32-18

Әдәби салон утырышы “Яшисе килә”

9 февраль 16.00 сәгать

Программа:

Алып баручы – Дәминова Флюра Каюмовна, Татарстан Республикасы Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре

Тәбрикләү сүзе.

Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗановна, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре докторы

Разил Вәлиевның тормыш юлы.

Заһидуллина Дания Фатеховна, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы

Разил Вәлиевнең иҗаты.

Галимуллин Фоат Галимуллович, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы

Разил Вәлиев – танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе.

Сафиуллин Фәндәс Шакирович, танылган сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе

Татарстанның дәүләтчелеген ныгытуда Разил Вәлиевнең роле.

Таһиров Индус Ризакович, академик, тарих фәннәре докторы.

Разил Вәлиевнең Дәүләт Советындагы эшчәнлеге.

Гәрәй Рәхим, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Әдипнең иҗатында мәхәббәт һәм яшьлек темасы.

Газинур Морат, шагыйрь, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Разил Валеев иҗатында милләт язмышы.

Марсель Галиев, Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Шагыйрь белән беренче очрашу.

Ркаил Зәйдулла, шагыйрь, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Яшьлек хатирәләре.

Алмаз Хәмзин, артист, шагыйрьнең яшьлек дусты.

Разил Вәлиев шигырьләрен Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина укый. Әдипнең шигырьләренә язылган җырларны Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Рафаэль Сәхәбиев һәм Рөстәм Маликов башкара.

Адрес: Татарстан Республикасы Милли музее, Кремль ур., 2 нче йорт

Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (843) 292-30-95, 292-32-18